Голливуд – Әлмәттә: Заманча мәдәниятне үстерүдә – «Татнефть» өлеше

Нефтьчеләр каласы гына түгел, икенче Голливуд һәм мультфильмнар шәһәре дә. Әлмәттә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Быел шәһәрдә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән тиңе булмаган Анимация мәктәбе һәм Цифрлы иҗат академиясе ачылды. Аларның эшчәнлеге белән «ВТ» хәбәрчесе танышып кайтты.

Осталыкка онлайн да өйрәтәләр

Цифрлы иҗат академиясе (Диджитал Академия Альметьевск – DAA) – Әлмәттә яшәүчеләр өчен махсус булдырылган проект. Башлангычында «Татнефть»нең хәйрия фонды тора. Цифрлы иҗат академиясендә компьютер дизайны, графика, анимация, медиа өлкәсендә белем һәм күнекмәләр алырга мөмкин. Бер карасаң, нефть тармагының бу өлкәләргә катнашы булуы гадәти хәл дә түгел кебек. Тик Әлмәттә алай дип уйламыйлар. Проект җитәкчесе Айнур Дәүләтов белән әлеге үзенчәлекле академиянең әһәмияте турында сөйләштек.

– Бу академияне булдыру – Наил Өлфәтович (Наил Мәганов – «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры. – Ред.) идеясе. Шулай килеп чыкты, коронавирус пандемиясе башланып киткәч, күпләр өйдән торып эшләүгә күчте. Ә компьютер графикасы ул шундый тармак, аның белән теләсә кайдан шөгыльләнеп эшләп була. Безнең академиябез әнә шундый мөмкинлек тудыра да: бездә укыйсың, өйрәнәсең, эшнең асылына төшенәсең. Әлмәттә мондый урын барлыкка килүенә сөендем. Әйе, интернет тулы мәгълүмат, видеодәресләр бар. Тик күпләр теорияне белә, әмма яхшы теорияне белми. Безнең кураторлар искиткеч, – ди Айнур Дәүләтов. Сүз уңаеннан, академия белән хезмәттәшлек итүгә «Татнефть» илдәге спутник һәм кабельле телевидение өчен тематик канал җитештерә торган әйдәп баручы «RedMedia» компаниясен җәлеп иткән. Укытучылар арасында Лос-Анджелеста яшәп, кино җитештерү өлкәсендә шактый уңышка ирешкән кешеләр дә бар.

Шәп укытучылар, тармакны өйрәнү, үзеңне сынап карау мөмкинлеге. Академиянең тагын нинди өстенлеге бар соң?

– Онлайн уку – өстенлегебезнең берсе. Ягъни, теләсә кайсы вакытта дәреснең видеоязмасын карарга яисә дәрестә онлайн рәвештә катнашырга була. Шуннан соң, академия бинасына килеп, теорияне гамәлдә сынап карау мөмкинлеге бирәбез. Замана таләбе шундый: тизлек кирәк. Кешенең болай да вакыты юк бит. Кая инде класска кереп, 45 минут дәрестә утыру, лекция тыңлау?! Шуңа да уку барышын җиңеләйтергә тырыштык, теорияне читтән торып өйрәнәләр, – дип аңлатты үзәк җитәкчесе. – Онлайн рәвештә танылган белгечләребез укытса, бирегә килгәч үзебезнекеләр булышырга әзер. Укыту гына түгел, сыйфатлы итеп укыту – безгә әнә шунысы мөһим.

Айнур Дәүләтов үзе дә кино сәнгатендә һәм телеиндустрия өлкәсендә чит кеше түгел. «Тайна печати Дракона», «Кома» кебек фильмнарны эшкәртүдә, Салават Миңнеханов, Элвин Грей, Булат Җиһаншин, Рената Тэй кебек татар җырчыларына музыкаль клиплар төшерүдә, СТС каналына кыска видеолар ясауда катнашкан үз эшенең остасы ул. «Голливудка бару хыялым иде. Әмма мине анда дәшмәделәр. Шулай булгач, нигә әле Голливудка барып йөрергә? Үзебездә дә булдыра алабыз икән бит», – дип шаярта ул.

Академиядә өч төп юнәлештә белем бирү каралган. Болар – «Дизайн» (фотошопның ни икәнен аңларга, плакат, афиша ясарга теләсәгез – рәхим итегез), «Медиа» (монтаж, видеолар, анимация әзерләү серләренә төшенергә була) һәм «Иллюстрация» (рәсем ясау, скетчинг, анимацияләр өчен макетларны ничек ясарга икәнен аңлатачаклар).

Академиянең ишекләре дизайн, графика өлкәсен бөтенләй белмәгән кешеләргә дә, бу тармакта шактый тәҗрибә туплап, белемнәрен ныгытырга теләүчеләр өчен дә ачык. Җиһазлар да профессионаллар белән бер дәрәҗәдә эшләргә мөмкинлек бирә. Айнур Дәүләтов әйтүенчә, андый техниканы алуның да үз сере бар.

– Компьютер тычканына хәзер кем дә баса белә. Билгеле, кемдер компьютер графикасы, дизайн белән үзе өчен генә дә шөгыльләнә. Тик син чынлап та яхшы компанияләр белән хезмәттәшлек итәргә телисең икән, техниканы үзләштерергә кирәк. Аларның җиһазга карата аерым таләпләре булырга мөмкин. Син теге яисә бу техника белән эшли белмәсәң, эшкә алмаячаклар, заказ бирмәячәкләр. Шушындый үзенчәлекләрне белә торып, мин профессиональ җиһазлар кирәк дип тәкъдим иттем, – диде ул. – Компьютерларыбыз гади компьютерлардан кыйммәтрәк, билгеле. Менә, мәсәлән, монтаж  һәм буяу өчен панельны без чит илдән кайтарттык. Ул хәтта Россиядә сатуда юк. Ә Татарстанда әле бер генә студиядә дә андый юктыр!

Өстенлек дигәннәрнең тагын берсе менә ни: мондый курста белем алу аена 4 мең сумга төшәчәк. Шушы дәрәҗәдәге белем бирү курслары, ким дигәндә, 15 меңнән башлануын исәптә тотсаң, бу, чынлап та, «тәмле» бәя. Ул Татарстанда яшәүчеләр, Әлмәт халкы һәм «Татнефть» хезмәткәрләре өчен гамәлдә.

Тиңнәр юк

Татарның әкияти геройларына да нефтьчеләр каласында җан кермәгәе. «Татнефть» компаниясе илнең иң «өлкән» киностудиясе «Союзмультфильм» белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен анимация мәктәбен ачты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантаналы ачылышка килгәч, үзебезнең әкиятләрне дә мультфильмда күрергә язсын дигән теләген белдергән иде. Монысын вакыт күрсәтер, әлегә укучылар мультфильмнарны ничек ясарга, эшне нидән башларга икәненә төшенә. Проект турында мәктәп директоры Розалин Кәримов сөйләде. Сүз уңаеннан, җиһазлар, белем бирү системасы, уңайлылыгы, биләгән мәйданы буенча да бу мәктәп әлегә Россиядә – бердәнбер.

− Укыту киңлеге ике корпуска бүленгән. Зурысының мәйданы – 357 квадрат метр, кечкенәсенеке 200гә якын. Аларның берсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылар белән дәресләр оештыру өчен билгеләнгән. Монда балалар «Простоквашино» һәм «Монсики» мультсериаллары нигезендә «Союзмультфильм» эшләгән белем бирү дәресләрендә катнаша ала. Моңа өстәп ком, пластилин һәм Эбро буявын кулланып ясала торган анимацияләр буенча күнекмәләр оештырыла, – дип аңлатты әңгәмәдәшебез. – Мәктәпнең икенче корпусы – өлкәнрәк яшьтәге укучылар өчен. Махсус җиһазлар ярдәмендә алар 2D һәм 3D компьютер анимацияләрен өйрәнә алачак. Тагын бер кызыклы тәҗрибә мәйданчыгы –  «motion capture» (хәрәкәтне тотып алу. – Ред.) залы. Бу – дөньякүләм анимация һәм компьютер уеннары җитештерү индустриясендә киң кулланыла торган технология. Ягъни, актер махсус датчиклы костюм кия, аның хәрәкәтләре исә мультфильм персонажына компьютер ярдәмендә күчерелә. Тавыш яздыру студиясе, профессиональ җиһазлар, мини-китапханә, кинозалыбыз да бар. Әлегә эшне балалар белән генә алып барабыз. Әмма теләк белдерүчеләр күп, киләчәктә өлкәннәрне дә җәлеп итеп булмасмы дип хыялланабыз. «Татнефть» безгә финанс ягыннан бик булыша. «Союзмультфильм» укыту программасы белән ярдәм итә.

Мәктәп 120 урынга исәпләнгән. Әмма кызыксынучылар шулкадәр күп: хәзер биредә 165 бала шөгыльләнә. Яшьтән үк балаларны монда алып килү ни бирә? Розалин Кәримов әйтүенчә, укучылар анимация өлкәсендә белем алып кына калмыйча, креатив фикер йөртергә, кулларның вак моторикасын үстерергә, һәм, бәлки, иң мөһиме: хыялланырга, фантазияне үстерергә өйрәнәчәк.

Розалин Кәримов белән фәлсәфәгә бирелеп алабыз: ә ник нәкъ Әлмәт – Татарстан өчен (бәлки, бөтен дөнья өчен дә әле!) мультфильм ватаны булырга тиеш?

– Иң элек Әлмәтнең республиканың нефть башкаласы икәнен әйтергә кирәк. Социаль юнәлешкә зур игътибар биргән «Татнефть» компаниясе бар. Алар төрле тармакларда үсү өчен мөмкинлекләр тудыра. Безнең күршедә генә «Легкие крылья» урам театры бар. Киләчәктә «Алмет» дигән зур гына иҗтимагый мәдәни үзәк ачылачак. Алары да нефтьчеләр ярдәме белән эшләнде. Һәркем мондый ярдәм белән мактана алмый, – диде мәктәп җитәкчесе.

Әлеге язмада телгә алынган тармаклар – сәнгатьнең шактый чыгым сорый торган төр­ләре. «Татнефть» компаниясе исә бу өлкәгә киткән акчаны кызганмый. Чөнки балалар, яшьләр – безнең киләчәк. Ә килә­чәк­кә кертемнәр, һичшиксез, үзләрен аклаячаклар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү