Коронавирустан мең тапкыр куркынычрак чирләр барлыгын искәрттеләр

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников россиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә кагылышлы киңәш бирде. Аның фикеренчә, коронавирус аларны әлеге тантанадан мәхрүм итмәскә тиеш, дип яза РИА Новости агентлыгы.

«Бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә, тормышка куанырга һәм үзеңне ирекле кеше дип хис итәргә кирәк! Юкса, безгә COVID-19 коронавирус инфекциясенә караганда мең тапкыр куркынычрак чирләр ябырылачак!» — дип белдерде Мясников Telegram каналга.

Табиб Яңа елны гаилә бәйрәменә хас булганча – туганнар һәм дуслар белән каршы алырга чакыра.

«Милли һәм дини бәйрәмнәр – боларның барысы да безне берләштереп тора! Алар булмаса, теләсә кайсы милләт аерым кисәкләргә таркалачак!» — дип искәртте ул.


Фикер өстәү