Коронавирус пандемиясе сәбәпле «Татар җыры» фестивале кичектерелә

«Барс Медиа» компаниясе ел саен үткәрелүче «Татар җыры» фестивален коронавирус пандемиясе сәбәпле уздырмаячак. 

«Коронавирус белән бәйле вәзгыятьне истә тотып, ел саен декабрь аенда уздырылучы «Алтын Барс» премияләрен тапшыру тантанасын киләсе елга күчерергә карар кылдык.

Фестивальнең гала-концерты 2021 елның 18 декабрендә, элегрәк игълан ителгән мәйдан — «Казань Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.

Безнең компания тарихында беренче тапкыр «Татар җыры» тантанасы 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча узачак.

Зур эш башкарылган иде инде, ләкин без тамашачылар, артистлар һәм төрле шәһәрләрдән җыелган оештыручылар командасының сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз. Әйе, безгә барысын да баштан башларга туры киләчәк — концепцияне үзгәртергә, декорация, костюмнарны яңартырга. Ләкин ул тантана да грандиоз һәм онытылмаслык булачагына ышандыра алам. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!» — дип хәбәр итә «Барс Медиа» матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү