Россиядә коронавируска каршы ясалган икенче вакцинаны Татарстанда сыныйлар

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны сынауда катнашучыларны җентекләп сайлаячаклар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Бу эш Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) әзерләгән бердәм схема буенча бара. Схемада моның ничек булырга тиешлеге, гражданнар категориясе, яшь категориясе һәм медицина тарихының нинди булырга тиешлеге җентекләп язылган. Теләсә кем килеп проектта катнаша алмый. Катнашучылар сәламәтлек куркынычына ачыклау өчен тирәнтен медицина тикшеренүе узачак», — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү