Студент өендә кошлар өчен тернәкләнү үзәге ачкан

Казан ветеринария академиясе студенты Кай Куклин өендә кошлар өчен тернәкләнү үзәге ачкан. Биредә ул имгәнгән, авырый торган кошларны дәвалый.

– Кошларның махсус ризыклары бар. Шулай ук аларга дарулар да күпләп сатып алырга туры килә. Барысын да үз һәм хәйрия акчаларына булдырам. Шулай да күбрәк үз көчемә һәм финанс хәлемә генә ышана алам. Шуңа күрә күпме кошны дәвалый алам, шуларны гына кабул итәм. Әгәр анализлар һәм диагностика өчен акчам җитәрлек булмаса, мин кошларны алмыйм, – ди ул.

Әлеге вакытта аның өендә берничә ябалак, карабүрек һәм көртлек тавыгы яши:

– Тернәкләнгәннән соң мин аларны иреккә җибәрәм. Ә гарипләрен яхшы күңелле кешеләргә бирәм.

Яшь белгеч киләчәктә аерым бер үзәк турында хыяллана.

– Монда без шундый ук дусларым белән кошларны гына түгел, җәнлекләрне дә кабул итәр идек, – ди.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү