Өч буынга – бер басма: «Салават күпере»нең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Фин кәгазендә беренче санын чыгарган журналны беләсезме? Әйе, 30 еллыгын билгеләп үткән “Салават күпере” ул.

Элек тә, хәзер дә кечкенәләрнең яратып укый торган журналы матур юбилеен билгеләп үтте. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыккан. Хәзер нәниләр һәм әниләр аны укып кына калмый, социаль челтәрләр аша карый да ала. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та “Салават күпере”нең алдынгы, мультимедиалы һәм сыйфатлы басма булуын искәртте:
– “Салават күпере” – безнең төп басмаларның берсе. Иң популярлар исемлегендә! Бүгенге көндә 12 меңнән артык язылучысы белән мактана алырлык журнал. Киләчәктә дә балаларга якты юл күрсәтүен шулай ук уңышлы дәвам итсә иде, – диде ул.
Журнал чыга башлаганда ук бөтен Россиягә үрнәк күрсәткән. Бу турыда журналга нигез салучы, аның беренче баш мөхәррире Зиннур Хөснияр сөйләде:
– Язучылар берләшмәсе корылтаенда Сергей Михалков (1970-1992 еллардагы РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисе – ред.) журналны трибунага алып чыгып, “Менә карагыз: татарлар нишли! Татарлардан үрнәк алыгыз!”, дигән. “Мурзилка” сары газета кәгазендә басылса, без аның беренче санын ук затлы фин кәгазендә бастырдык, – диде ул.

– Заман белән бергә журнал, аны укучылар да үзгәрә – бу закончалыкны үзгәртеп булмый.
Журнал тарихын язган өч дистә ел эчендә 400гә якын басма дөнья күргән, ә гомуми укучылар саны 5 миллионны тәшкил итә.
– Күз алдыгызга китерегез, безнең журнал өч буын баланы тәрбияләде! Без укып үскән “Салават күпере” белән хәзерге журнал, әлбәттә, аерыла, әмма бер уртак як һәрвакыт булды һәм булачак – ул балалар иҗаты. Шигырьләр, рәсемнәр, фотосурәтләр – 30 ел буе чыгып бара һәм барачак. Балалар журнал битләрендә үзләрен күреп, тагын да илһамлана, иҗат итәргә теләкләре арта, дип сөйләде “Салават күпере”нең баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. – Мин үзем дә – “Салават күпере”н укып, әти (Зиннур Хөснияр – ред.) һәм аның хезмәттәшләре янында үскән бала. Баш мөхәррир буларак билгеләнгәч, балалар дөньясына чумдым һәм бер дә йөзеп чыгасым килми!
Журналның юбилеена багышланган кичәдә “Салават күпере” оештырган “Минем Шүркә” бәйгесенең нәтиҗәләрен дә игълан иттеләр. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә иллегә якын эш кабул ителгән. Шартлар буенча, балалар “Салават күпере” басмасының символы – Шүркәне ясарга тиеш булганнар. 1 урынны – Арчадан Мәликә Һидиятуллина, 2 урынны – Азнакайдан Нәзилә Мөхәммәтшина, 3 урынны – Буадан Алинә Сәмитова яулады. Беренче урынны яулаучыга – смартфон, икенче урынга –ноутбук, өченче урынга – планшет бүләк ителде.
Чарага танылган “әни-блогерлар” һәм аларның балалары да чакырулы иде. Балалар өчен махсус остаханәләр, тәм-томнар әзерләнгән иде.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү