Хәния ФӘРХИнең калҗа рецепты

Яраткан җырчыбыз, мәрхүмә Хәния Фәрхи, бик яратып, калҗа пешерә торган булган. Телевидениедәге бер тапшыруда ул аны әзерләү рецепты белән дә бүлешкән иде. Шул рецептны тәкъдим итәбез.

Калҗа өчен 1,5 кг ат ите, 2 аш кашыгы аджика, 2 аш кашыгы тоз кирәк. Сөякләрдән чистартылган атның түш
итен 2 см калынлыкта итеп җәябез һәм аджика белән тоз катнашмасын сылыйбыз. Шулай итеп әзерләнгән итне рулет итеп төрәбез, җеп белән бәйлибез, фольга белән каплыйбыз һәм якынча 2 сәгатькә духовкага тыгабыз.


Фикер өстәү