Коронавирус белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атадылар

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады. Бу турыда ул матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Узган тәүлектә Казанда 64, Чаллы шәһәрендә, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында өчәр, Әлмәт һәм Бөгелмәдә икешәр, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында берәр яңа очрак теркәлгән», — диде ул.

Алданрак Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланганын хәбәр иткән идек.


Фикер өстәү