Кич белән өй җыештырырга ярыймы?

Кайчак кич белән тузан сөртергә, идән юарга туры килә. Әмма, кояш баегач, мондый эшләрне башкарырга ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

Гөлфия ӘХМӘТҖАНОВА. Кукмара

Укучыларыбызның сорауларына Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ җавап бирә:

– Ислам дине чисталыкка бик зур игътибар бирә. Аллаһы Тәгалә үз китабында безгә, тән чисталыгын, кием чисталыгын саклап, намаз укырга әмер итә. Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам дә бер хәдистә: җирләребез дә гел чиста булырга тиеш. Күбебез көндез эштә була. Шуңа күрә өйне кич белән җыештыруның бернинди зарары юк.

 


Кич белән өй җыештырырга ярыймы?” язмасына фикерләр

  1. Өеңдә чисталык, тәртип булса,күңелдә шундый ук була.Аллаһы Тәгалә көн белән төнне яраткан.Коръәндә эшләргә ярамый дигән сүз язылмаган,вакытны бушка әрәм итмәскә кушкан.Бу һиччиксез дөреслек,хак сүзләр.

Фикер өстәү