Рамил Шәмсетдинов судта атыш вакытында исән калган хезмәттәше алдында гафу үтенде

Байкал арты краендагы Горный бистәсенең хәрби частендә сигез хезмәткәрне үтерүдә һәм җәрәхәтләүдә гаепләнүче  Рамил Шәмсетдинов 26 ноябрьдә судта ату вакытында исән калган Владислав Шпак алдында гафу үтенде, дип хәбәр итә «Чита.Ру» корреспонденты.

Владислав Шпак шулай ук Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән частьтә булган. Шаһитлар әйтүенчә, аны, Шәмсетдинов кебек, йокы өчен бирелгән вакытка коридорда устав укытырга мәҗбүр иткәннәр. Владислав Шәмсетдинов хезмәттәшләренә ата башлаган вакытта, Шпак дежурлыкны тапшыра. Нәтиҗәдә аңа 3 пуля эләккән.

«Ул көнне аңсыз рәвештә аттым. Гафу үтенәсем килә, барысы да томан эчендәге кебек иде. Бу минем 3 көн йокламавыма бәйле, — диде Рамил Шәмсетдинов.

Аның адвокатлары мәгълүматлары буенча, дежурлыкка керешү алдыннан Рамил Шәмсетдиновка өч тәүлек дәвамында йокларга ирек бирмәгәннәр. Яклаучылар фаҗига Рамил Шәмсетдинов булган өлештә уставны бозучы мөнәсәбәтләр аркасында килеп чыккан дигән фикердә. Аңа гомерлеккә иректән мәхрүм ителү яный. Эшне присяжныйлар коллегиясе карый.

Владислав Шпак частьтә кул күтәрүләр булмады дип белдергән — бу Рамил Шәмсетдинов күрсәтмәләренә каршы килә. Рамилның адвокатлары соравыннаң соң ул үз сүзләрен төзәтә, аның шәхсән кыйнауларны күргәне юк, дип ачыклык кертә.


Фикер өстәү