Рамил Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Дәүләт гаепчесе Байкал арты краенда хәрби частьтә хезмәттәшләрен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Бу хакта судта хәбәр иттеләр.

«Шәмсетдинов Рамил Сәлимҗан улын гаепле дип танырга тәкъдим итәм… Катгый режимлы колониягә 25 елга иректән мәхрүм итүне сорыйм», — дип язаТАСС.

Гаепләү ягы җәза үтәтү вакытында гаепләнүче вакытын сак астына алуны сорады. Адвокат Шәмсетдиновның гаебен тануын, тәүбә итүен һәм элек җинаять кылмавын исәпкә алуны үтенгән. Хөкем карарын игълан итү 21 гыйнварга билгеләнгән.

2019 елның егерме бишенче октябрендә Шәмсетдинов каравыл тапшырганда ут ачты. Сигез кеше һәлак булган, тагын икесе авыр яраланган иде. Ул үзе бу гамәлен хәрби частьтә уставтан тыш мөнәсәбәтләр белән аңлата. Присяжныйлар карар чыгарганчы аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.


Фикер өстәү