Рамил Шәмсетдиновның әтисе хөкем карары белән канәгать түгел

Кичә Забайкальеда хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны 24,5 ел колониягә озатырга дигән карар чыгарылды, моннан тыш, ул һәлак булган һәр кешенең гаиләләренә 1,5 млн сум түләргә тиеш.

Сәлим Шәмсетдинов «Подъем» басмасына мондый зур срокны көтмәгәнлеге турында сөйләгән һәм компенсация түләргә бернинди дә акчасы булмавын билгеләп үткән. «Каян аның андый акчасы булсын? Ул бит әле тормышта берни дә эшләмәгән. Бәлки алар бу сумманы мин түләрмен дип уйлаганнардыр? Мин айга 20 мең пенсия алам, күптән түгел инсульт кичердем. Рамилнең иреккә чыкканын көтсеннәр, аннары таләп итерләр… Мин 15 ел бирерләр дип көттем, иң зуры – 17. Алар, гомумән, ниндидер күрсәтмә суд үткәрделәр. Һәлак булганнарның барысы да гаепле икәнен исбатладылар бит инде. Рамил аларны гаепләре булган өчен, аннан көлгәннәре өчен атып үтергән. Армиядәге тәртипсезлек әле дә яшереп киленә. Минем фикеремчә, алар дедовщинга һәм тәртипсезлеккә яшел ут кабыздылар», дигән ул. Яклау суд карарына шикаять бирергә ниятли.


Фикер өстәү