3 мертлы Кар бабай ясаучы Марс Сәгъдиев: “Әтием традициясен дәвам итәм” 

Суыклары борынны чеметеп-чеметеп алса да, кары юк әле. Тик бу Буа районының Адав-Толымбай авылында яшәүче Марс Сәгъдиевка 3 метрлы Кар бабай ясарга бер дә комачау итмәгән.

– Кар җитәрлек булды. Күршеләрдән дә ташыдык, – ди Марс үзе елмаеп. – Ясап тәмамлаганда өч метр биеклектә иде ул. Көннәр җылытып алгач, бераз эреде.

Әтисе исән вакытта егет аның белән һәр кыш төрле биеклектәге сыннар ясаган булган. Хәзер дә шул традицияне дәвам итә.

-Әтием белән күп төрле сыннар ясый идек. Бу Кар бабайны ясар өчен ике көн вакыт кирәк булды. Аннан соң буядым. Хәзер менә Кар кызы ясарга алындым. Зур сыннар ясауның әллә ни сере юк инде аның. Кары булсын да, кояшлы матур көне булсын. Моның өчен карны өяргә, катырырга, акрын гына формаларын, битләрен ясарга кирәк. Шуңа бераз тырышлык һәм теләкне кушасың да, менә дигән матурлык әзер була.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү