Коронавируслы вәзгыять: авырулар саны арта, Яңа елны өйдә каршыларга

31 декабрьдә җәмәгать туклануы оешмалары 24 сәгатьтә ябылмый, аларга иртәнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт ителә. Роспотребнадзор идарәсе исә быел республика халкын Яңа елны өйдә каршыларга, корпоративлардан баш тартырга чакыра.

Коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять аркасында Татарстанда октябрь аеннан җәмәгать туклануы оешмалары 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр эшләүдән туктатылган иде. Алар халыкны кабул итәргә тиеш түгел. Дөрес, бу чикләү заказлар буенча өйгә ризык илтүне тыймый. Чикләү трассаларда урнашкан кафеларга, аэропортларга кагылмады, алар элеккечә эшли.

Республикадагы байтак кына эшкуарларның зарын, теләген искә алып, чикләү аз гына йомшартылды: кафе, рестораннар 24 сәгатьтә ябыла башлады. Бизнес вәкилләре Республика Президентына янә гозер белән чыкты. Теләкләре Яңа ел төнендә эшләргә рөхсәт алу иде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның бу хакта чираттагы карары чыкты. Анда язылганча, Яңа ел төнендә эш вакыты озайтыла.

Шул ук вакытта республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимеми. Узган тәүлектә 86 кешедә ковид тапканнар. Республика мәктәпләренең 19 сыйныфы, укучылар тирән тын юллары вируслы чирләре белән күп авырганлыктан, карантинга ябылган. 133 баланы иртәнге фильтрларда тикшерү вакытында мәктәпкә кертмәгәннәр. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Миләүшә Җамалиева кисәтүенчә, аңа карап кына мәгариф оешмаларында авыру очраклары күп дип әйтеп булмый.

Республикага киләсе атнада беренче мең доза вакцина кайтачак. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйткәнчә, «Спутник V» вакцинасын коронавирус инфекциясе ияртү куркынычы зур булган медицина хезмәткәрләренә ясарга ниятлиләр. Хәзер шуңа әзерлек эшләре алып барыла. Аны 40 медицина оешмасында сырхауханәләрдән махсус бригада белгечләре килеп ясаячак. Тик бер шарт бар: иң әүвәл кешенең моңа кадәр ковид белән авырмаганмы икәнен тикшерәләр. Кан анализы антитәнчекләр барлыгын күрсәтсә, прививка ясалмый.

Әгәр кеше күптән түгел генә гадәти грипптан прививка ясаткан булса, аңа  коронавируска каршы яңа вакцинаны бер ай узгач кына ясатырга киңәш ителә. Киләчәктә яңа вакциналарны мәҗбүри ясамаслармы икән? Бу сорау хәзердән үк бик күпләрне борчый. Миләүшә Җамалиева фикеренчә, моның буенча куркырлык сәбәп юк. Иммунопрофилактика законы буенча, вакциналар ирекле ясала, беркемне дә мәҗбүр итәргә тиеш түгелләр. Бу көннәрдә Татарстанда  «Эпивак-Корона» вакцинасы да сынау уза. Аны ясатырга 600 кеше теләк белдергән. Нәтиҗәсе хакында ярты елдан соң гына төгәл әйтә алачаклар икән.

Фәния Арсланова

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү