Динә Закирова, скрипкачы: «Күңел тынычлыгы сорар идем»

Яңа велосипед, чаңгы, тимераяк, бер капчык тәм-том, энекәш йә сеңелкәш… Кыш бабайга хат язып, аннан кемнәр генә ни генә сорамагандыр. 4 декабрь исә Кыш бабайга хат язып, аннан бүләк сорау көне икән. Кыш бабайдан нәрсә сораганыгыз бар? Хәзер нидер өмет итәсезме? Сәхифәбез кунагына — скрипкачы Динә Закировкага шушы сорауларны бирдек.

– Кыш бабайга акылым белән ышанмасам да, күңел барыбер могҗиза көтә инде ул. Барыбыз да бала күңелле кешеләр бит, иҗат кешеләре – аеруча. Хәзер бала белән Кыш бабайга хат язу традициягә әйләнеп китте. Без дә кызым белән хат язабыз да тәрәзә форточкасына салабыз. 31 декабрьдә Кыш бабай шушы хатны тотып керә. Без кечкенә чакта андый традиция юк иде. Кыш бабай нәрсә алып килә, шуңа сөенә идек. Гадәттә, тәм-томнар була, ара-тирә алма да эләккәли. Андый тәмле алманы шул Яңа ел алдыннан гына ашыйсың инде. Кызымның Кыш бабайдан әллә ни сораганы юк. Быел да аңа хат язарга җыенып йөрибез менә. Үземчә сораштыргаладым инде, нәрсә кирәк сиңа, кызым, дигән булдым. «Миңа уенчык кирәк», – ди. Ул Кыш бабайга да, Теш феясы барлыгына да ышана. Мин аның андый могҗизаларга ышанып яшәвенә сөенәм. Бу халәт озаккарак та сузылсын иде әле. Кыш бабайдан үзем әллә ни сорамыйм. Күңел тынычлыгы сорар идем. Матди әйберләргә килгәндә, Яңа ел алдыннан үземә дә бүләк алырга яратам. Йә матур күлмәк, туфли була ул. Үземә-үзем шопинг, рәхәт көн оештырам.


Фикер өстәү