Казан автобусында кондуктор һәм пассажир арасында сугыш булган. Инцидентның видеоязмасы социаль челтәрләрдә таралды.
Шаһитлар сүзләренчә, сугышуга кадәр бәхәс булган, шуннан соң кондуктор пассажирга суккан. Соңгысы: «Нишлисең дип?!» — дип үзе үк автобус хезмәткәренә ташланды. Роликның авторы, сугышу Осиново тукталышында килеп чыккан, дип яза.
Бу мондый беренче очрак түгел. Ноябрь ахырында Казанның 5 нче трамваенда кондуктор һәм пассажир арасында кызлар аркасында низаг килеп чыкан иде. Ул чакта транспорт предприятиесе хезмәткәре аягы белән ир-атка ташланды.