Татарстанда 7 яшьлек малай мунчада ис тиеп үлгән

Татарстанда 7 яшьлек малай мунчада башына ис тиеп үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Малайның әнисе әйтүенчә, мунчага көндез якканнар һәм даими рәвештә утын өстәп торганнар. Бала юынырга үзе генә киткән. 15 минуттан соң аны мунчада аңсыз хәлдә табып алганнар.

Малайның мунчада башына ис тигән һәм шул сәбәпле аңын югалткан дип фаразлана. Хәзерге вакытта баланың ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар.


Фикер өстәү