Татарстан ил буенча сәяхәт итүне һәм үзебезгә туристлар килүне тыярмы?

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны вакытында ил буенча бер төбәктән икенче төбәккә йөргәндә кайбер чикләүләр кертергә туры килергә мөмкинлеге хакында кисәтте. Татарстан бу уңайдан ил буенча сәяхәт итүне һәм үзебезгә туристлар килүне тыймаячак.

– Март, апрель, май айларында ул җәһәттән кайбер чикләүләр булды. Бүгенге вазгыятьтән чыгып караганда, андый сорау бөтенләй актуаль түгел. Ябу нияте тә юк, ул хакта сөйләшүләр дә алып барылмый, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Белгеч өйдә ОРВИ, коронавирус инфекциясе, грипп белән авыручы булганда саклык чаралары күрелергә тиешлеген дә әйтеп узды. Сырхау аерым савыт-саба кулланырга тиеш. Мөмкинлек булса, үзен генә бер бүлмәдә яткырырга. Аны караучы кешегә битлек, пирчәткә кияргә. Бүлмәдәге әйбер өслекләрен юеш чүпрәк белән сөртеп, йогышсызландырып торырга, бүлмәне даими җилләтергә кирәк. Эш урыннарында берәрсе авырса, аны өйгә озаткач, дезинфекция ясаучы оешма вәкилләрен чакыртырга мөмкин.

Пандемия башлангач, Казанда 100 көн эчендә төзелгән республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе башка дәвалау оешмаларындагы киеренкелекне киметкән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде. “Яңа төзелгән хастаханәнең ярдәме зур булды. Аны төзүчеләр тиешле вакытка төзеп бетерде һәм тиз арада җиһазлап эшне башлап җибәрә алдык. Хастаханәдә ОРВИ һәм ковидка шик булган авыруларны республика буенча китерәләр”, – ди Владимир Жаворонков.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы ике төрле вакцина ясала. “Спутник V” дигәне Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча эшләнә. Бу атнада республикага беренче мең дозасы кайтачак. Вакцинаны авыру ияртү куркынычы булган медицина хезмәткәрләренә ясыйлар. Мәсәлән, вакытлыча госпитальләрдә эшләүчеләргә. Иң әүвәл кешенең мазок анализы аша ковид белән авырмавын ачыклыйлар һәм антитәнчекләр юкмы икәнен тикшерәләр. Авырса яки канда антитәнчекләр булуы беленсә, прививка ясалмый. Бу җәһәттән республикага барлыгы 3700 вакцина кайтырга тиеш икән. Роспотребнадзор линиясе буенча килгән “ЭпиВакКорона” вакцинасын да сынау дәвам итә. Татарстан аны сынау буенча пилот проектта катнаша. Любовь Авдонина аңлатуынча, болар гына чиргә каршы күмәк иммунитет барлыкка китерә алмый. Аның өчен республика халкының 70 проценты прививкалы булырга тиеш. Күп күләмдә вакцина кайчан кайтасы әлегә билгеле түгел.

Роспотребнадзор Африка илләренә сәяхәткә баручыларны да өстәмә саклык чаралары күрергә чакыра. Анда эпидемиологик вазгыять тыныч түгел. Сары бизгәк, малярия авырулары ияртү куркынычы зур. Әлеге йогышлы чирләрне авыру черкиләр тарата. Танзания утравының Занзибар шәһәрендә булып кайтканнан соң,  Татарстаннан бер туристның гомере өзелде. Аның үлеменә малярия чире сәбәпче булган диләр. “Тропик илләргә барыр алдыннан вакцина ясатырга, халыкара сертификат алырга, махсус препаратлар эчәргә кирәк. Даруны сәяхәттә йөргәндә дә, сәфәрдән кайткач та эчәргә туры киләчәк. Безнең халык экстрим ярата һәм шундый экскурсияләр вакытында төрле күңелсез хәлләргә тарырга мөмкиннәр”, – ди Любовь Авдонина.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү