Рөстәм Миңнеханов телемедицина үсеше турында фикер алышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Доктор Рядом Холдинг» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе Леонид Меламед белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү, телемедицина ярдәме үсеше турында фикер алыштылар.

Чарада шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.


Фикер өстәү