Татар телле басмаларның киләчәге турында фикер алышу булачак

12 декабрьдә “Нур” газетасына 115 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция була (15.00 сәгатьтә башлана).

Татар телендәге беренче басма – “Нур” газетасы оештырылуга 115 ел тулган. Санкт-Петербург шәһәрендә язучы, журналист, көнчыгыш телләреннән тәрҗемәче Атаулла Баязитов ттырышлыгы белән пәйда булган ул.
“Нур” артыннан ук диярлек Казанның тәүге татар газетасы – “Казан мөхбире”нең беренче саны дөнья күргән, ә инде 1906 елда “Йолдыз”, “Азат”, “Бәян-әл-хак”, “Таң йолдызы”, “Азат халык” басмалары чыга башлаган. Аларда тарихи вакыйгалар чагылдырылган, хакимиятне пропагандалау алып барылган, ә иң мөһиме – төбәкләрдәге татарлар тормышы сурәтләнгән.
Милли телләрдәге басма массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт ярдәменә кемгә караганда да мохтаҗрак. Шуңа күрә, әйтик, 2019 елда Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милли телләрдә басылып чыгучы 87 газета-журналга субсидия бүлеп биргән. Ә инде быел пандемия башлангач Хөкүмәт массакүләм мәгълүмат чараларын һәм басма продукция җитештерүчеләрне икътисадның иң зур зыян күргән тармаклары исемлегенә кертеп, конкрет ярдәм чаралары билгеләгән.
Чынбарлыкта хәлләр ничек? Бу ярдәм милли басмаларга килеп җиткәнме? Татар телендәге басма газеталарны алга таба нәрсә көтә? ZOOM платформасында “Татар телендәге вакытлы басмалар: үткәне һәм киләчәге” дигән фәнни-гамәли конференциядә әнә шул хакта сөйләшү булачак. Чара “Питер Татар” порталының YouTube-каналында күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү