Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгәннән соң XVIII гасыр мәчетен ачу тантанасында катнаша

11 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районына сәфәр кылачак.

Ул Түбән Бәрәскә авылында реставрациядән соң XVIII гасыргы мәчетне ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Лилия Галимова әйтүенчә, мәчет 1769 елда төзелгән, ул Казандагы “Мәрҗәни” мәчетенә караганда 1 елга алданрак ачылган һәм Татарстанның иң борынгы мәчете санала.

Ике катлы бинаны төзекләндерү 2014 елда башланды, моның инициаторы булып авыл имам-хатыйбы тора.


Фикер өстәү