5G баганаларының сәламәтлеккә зыян салу-салмау мәсьәләсенә Роспотребнадзор ачыклык кертте

Халыкны үзләре яшәгән йортлар янәшәсенә 5G баганалары урнаштырылуы борчый. Алар сәламәтлеккә зыян китермәсме дип, Роспотребнадзор идарәсенә шикаять язалар, чөнки рөхсәтне әлеге оешма бирә.

– Борчылулары еш кына нигезсез була, – ди Марина Патяшина. – Кәрәзле телефон станцияләре урнаштырылганчы җентекле тикшерү уза. – 5G баганалары кую буенча бүгенге көндә бер генә документ та килештерелмәгән. Шуңа күрә алар бөтен җиргә куела дип әйтү дөрес түгел. Куелганнарында тәҗрибә үткәрелә, алардан халык файдаланмый. Нурланыш дәрәҗәсенең күпме күләмдә булырга тиешлеге хакында норматив та юк.
Башка кәрәзле станцияләр базасын урнаштыру өчен Роспотребнадзор рөхсәт бирә. Башта компания проект материалларын тапшыра. Аны карагач, санитария эпидемиология нәтиҗәсе чыгарыла һәм рөхсәт бирелә. Станция урнаштырылгач, компания лаборатор тикшеренүләр беркетмәсен күрсәтергә тиеш. Экспертизада нурланыш күләме дә билгеләнә. Ул нормаларга туры килгән очракта гына Роспотребнадзор вышкалардан файдаланырга рөхсәт итә. Татарстан халкыннан кергән шикаятьләр буенча, ел саен 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә челтәре станциясе ачыклана. Суд аша аларның эшчәнлеге туктатыла. Барлык тикшеренүләрне узгач кына яңадан эшләп китәргә мөмкиннәр.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү