Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланганлыктан шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
3 декабрьдән бирле Татарстан буенча һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбәнрәк булуы мәгълүм.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, аномаль салкыннар 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.