Киләсе елда торак бәяләре арта

2021 елда Татарстанда, тулаем илдә торак кыйммәтләнә. Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы проектыннан шуны күрергә була, дип яза “Известия”.

Министрлык киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен бер квадрат метр мәйдандагы торак бәясен 49 мең 173 сум күләмендә билгеләгән. Бу – бүгенге бәяләргә караганда 539 сумга, ягъни 1,1%ка күбрәк.
Күчемсез милек хакы Мәскәүдә, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округының кайбер төбәкләрендә кайдагыдан да күбрәк үсәчәк (8–9,5 мең сумга). Якутия һәм Ленинград өлкәсендә бер квадрат метр бәһасе – 4 мең сумга, Санкт-Петербург, Удмуртия, Чуашстан, күп кенә башка төбәкләрдә – 2-3 мең сумга арта.
Татарстанда, шулай ук Мари Иле һәм тагын 25 субъектта бер квадрат метр 2 мең сумга кыйммәтләнә.
Ә инде 34 төбәктә (шул исәптән Башкортстанда) күчемсез милек бәяләре үзгәрешсез калачак. Бары тик Бурятиядә генә “квадрат” бәяләренең кимүе күздә тотыла.


Фикер өстәү