Табиблар битлекне суыкта кешеләр күп җыелган урыннарда гына кияргә киңәш иткән

Урамда битлекне кешеләр күп җыелган урыннарда гына кияргә кирәк. Әмма суыкта ул бик тиз юешләнә, салкын була һәм, димәк, битлек яраксызга чыга. Бу хакта Мәскәү шәһәренең СПИДка каршы профилактика һәм көрәш үзәгенең фәнни-клиник бүлеге табиб-инфекционисты Елена Беловага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Битлек — салкында җылыта торган әйбер түгел. Шуңа күрә урамда кеше булмаганда аны кими йөрергә була. Шуны аңларга кирәк, без сулаганда һәм сөйләшкәндә битлекнең эчке ягында дым барлыкка килә. Ә битлекләрне дөрес кию буенча күрсәтмәләрдә баштан ук без битлек дымлы булса, аны салырга һәм ташларга кирәклегенә игътибарны юнәлткән идек», — дип сөйләде Белова.

Әгәр кеше төчкерә яки йөткерә икән, битлектә тамчылар хасил була, аннары алар салкында ката.

Әйтик, битлек тукталышта саклану чарасы буларак кирәк. Бүлмәләрдә дә шулай ук: әгәр кеше бүлмәдә үзе генә булса, аңа битлек кияргә кирәкми.

«Ә урамда битлек кияргә кем киңәш итә? Халык социаль дистанцияне үтәргә тырыша. Салкында битлек бик тиз юешләнә, ул чакта инде сакламый. Әгәр битлек дымлана икән, аны, һичшиксез, алыштырырга кирәк. Ә урамда, әгәр ялгыз булсаң, анда битлек кирәкми», — дип өстәде табиб-инфекционист, профессор Николай Малышев.

Әгәр кеше җылынырга тели икән, аңа шарфтан файдаланырга кирәк, тик битлек түгел, диелә бу хәбәрдә.


Фикер өстәү