Әлегә кадәр бу вазыйфаны Юрий Балашов башкарды. Авырып китү сәбәпле, ул вазыйфадан китүен әйтте. Бүгеннән “Казан” журналын Альбина Әпсәләмова җитәкли. Моңа кадәр ул “Идел” журналының рус редакциясе мөхәррире иде.
Белешмә:
Альбина Әпсәләмова «Идел», «Казань», «АНКО» журналларының, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана», «Женщина» һ.б. газеталарның даими авторларыннан берсе. «Осколки снов», «Я люблю писать курсивом» китаплары авторы. 2002-2004 елларда А.Әпсәләмова «Восточный экспресс» газетасында мөхәррир булып эшли. 2004 елның маеннан «Парадигма» Иҗат йортының креатив директор урынбасары вазифаларын башкара. Аннары ул «Алга!» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, шулай ук «Agriculture» фәнни-популяр журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Бүгенге көнгә чаклы “Идел” журналы баш мөхәррире.