2021 елда яз иртәрәк киләчәк

«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец белдергәнчә, 2021 елда яз шактый иртә — март аенда башланачак.

«Говорит Москва» радиостанциясенә биргән интервьюында билгеләп үткәнчә, быелгы кыш россиялеләр өчен узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр салкынрак булачак. Әмма салкын сезон кыскарак булачак. «Ул ким дигәндә ике атнага кимрәк булырга тиеш. Яз алдан билгеләнгән вакытка кадәр булачак», — дип билгеләде синоптик. Аның сүзләренә караганда, гадәти яз Россиядә март азагында, 27ләе башланачак, әмма 2021 елда кар эрү тиешле сроктан иртәрәк булырга тиеш.


Фикер өстәү