Путин Яңа ел ялларында коронавируслы авыруларны дәвалаучыларга хезмәт хакын арттырырга кушты

Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирус белән авыручылар белән эшләүче табибларга өстәмә түләүләр икеләтә арттырылып түләнәчәк. Владимир Путин «Бердәм Россия» тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итәТАСС.

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы түләнергә тиешлеген искәртә илбашы. Хезмәт кодексында ковидлы авыручылар белән эшләүчеләргә өстәмә түләүләрне арттыру каралмаган.

«Шул сәбәпле, Яңа елның озын ялларында булса да социаль түләүләрне икеләтә арттырып түләргә кирәк дип саныйм», — диде Путин.

Апрельдән коронавируслы авыручылар белән эшләүче хезмәткәрләргә махсус түләүләр каралган. Табиблар — 80 мең сум, урта медперсонал — 50 мең сум, кече медперсонал — 25 мең өстәмә акча ала. Ашыгыч ярдәмдә эшләүче табибларга — 50 мең сум, кече, урта персонал һәм ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләргә 25әр мең сум өстәмә акча түләү каралган.


Фикер өстәү