Яңа ел бәйрәмнәрендә ковид-авырулар белән эшләүчеләргә түләүне арттырачаклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә ковид-авырулар белән эшләүчеләргә өстәмә түләүләр икеләтә арттырылып түләнәчәк. Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» тәкъдимен хуплады. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы түләнергә тиеш, бу законда теркәлгән, дип искәртте Путин. Шулай ук ул Хезмәт кодексында ковид белән авыручылар белән эшләүче хезмәткәрләргә өстәмә түләүләрне арттыру каралмаганына игътибарны юнәлтте.

«Шул сәбәпле, яңа елның озын ялларында булса да социаль түләүләрне икеләтә арттырып түләргә кирәк дип саныйм», — диде дәүләт башлыгы.

Апрельдән башлап коронавируслы авыручылар белән эшләүче хезмәткәрләр махсус түләүләр ала. Табибларга 80 мең сум, урта медперсоналга 50 мең сум, кече медперсоналга 25 мең сум түләнә. Ашыгыч ярдәм хезмәктәрләре ай саен: табиб 50 мең сум, кече һәм урта персонал, шулай ук ашыгыч ярдәм йөртүчеләре 25 мең сум ала.


Фикер өстәү