Татарстанда һава торышы үзгәрә: 20 градуска кадәр суытачак

Бүген антициклон йогынтысында температура -10…-15, аязганда -20 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Көндез һава температурасы -6, -11 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.

Шимбә көнне, 26 декабрьдә, төнлә һава температурасы -12, -17 градус булачак, аязганда көнчыгыш районнарда -21 градуска кадәр суытачак. Көндез кар явуы, көнбатыш районнарда көчле кар явуы, буран булуы фаразлана. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Көндез һава температурасы -6, -11 градус булачак.

Якшәмбе көнне кар явачак, буран һәм 16-21 метр тизлектә көчле җил булачак. Төнлә температура -6, -11, көндез -2, -7 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.


Фикер өстәү