Бер фатирда диванга ут кабып янгын чыккан

Казанда күпкатлы йорттагы бер фатирда диванга ут кабып янгын чыккан, хуҗабикәне коткарып калганнар. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Бүген 19:19 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенең 101 номерына «Салават күпере» торак комплексындагы күпкатлы йорттагы бер фатирда янгын чыгуын хәбәр итәләр. Икенче каттагы фатирда диванга ут капкан була, янгын мәйданы 2 квадрат метрны тәшкил иткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирда яшәүче хатын-кызны коткарып калган, аңа коткару битлеге кидертеп саф һавага алып чыкканнар. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән.

 


Фикер өстәү