Балтачтан Германиягә киткән Илүзә: «Алманнар тынычлык ярата»

Германиядә Яңа елны ничек каршыларга җыеналар? Балтач районының Куныр авылы кызы Илүзә Низамиева алманнарның Гиссен университетында белем ала. 21 яшьлек якташыбыз белән бәйрәм генә түгел, чит илдәге яшәү рәвеше, үзенчәлекләре һәм уку турында сөйләштек.

Илүзә, Германиядә Яңа ел исе сизеләме? Алман халкы бүләкләр өләшергә яратамы?

– Монда Раштуа Яңа ел бәйрәменә караганда мөһимрәк. Ул 24 декабрьгә туры килә һәм гаилә бәйрәме булып санала. Немецлар бу көнне декабрь башыннан ук зарыгып көтә. Монда традицион Раштуа такыясын кулдан ясау яки сатып алу популяр. Ул 4 шәмнән тора. Һәр якшәмбе саен бер шәмне яндыралар, шул рәвешле дүрт якшәмбедә дүрт шәм дә янган була һәм бу Раштуа килүен күрсәтә. Декабрьнең һәр якшәмбесен немецлар якыннары белән үткәрергә тырыша, монда гаилә төшенчәсе бик кадерле. Яңа елны дусларым белән үткәрәчәкмен. Бүләкләр бирешү гадәте, әлбәттә, бар. Декабрьгә керү белән бәйрәм кибетләре эшли башлады, анда нинди генә матур әйберләр юк.

–  Немецлар төгәллек ярата. Яшәү рәвеше күпкә аерыламы?

– Бик төгәл халык, кеше хокукларын хөрмәт итәләр, банк/ратуша/почта системаларында да тәртип урнашкан. Монда халык табигатьне саклау буенча актив эш алып бара. Пакет урынына – тукымадан эшләнгән сумкалар, чүпне берничә төргә аеру системасы бар. Иң кызык тоелганы: монда кирәкмәгән, яхшы хәлдәге әйберләрне, өй каршына чыгарып куялар. Бу китап ише әйберләрдән башлап техникага кадәр булырга мөмкин. Кирәк кеше аны үзенә ала. Германия – велосипедчылар иле. Монда һәр студентның велосипеды бар, олысы да, кечесе дә шуңа утырып йөри. Шәһәр буйлап вело-парковкалар урнаштырылган. Автобуслар төгәл расписание буенча йөри, моны алдан кушымта аша карап була. Шуңа күрә тукталышларда беркем дә сәгатьләр буе транспорт көтми, автобус килүгә генә чыгалар. Транспорт чиста, беркайчан да тулы түгел. Һәм инде миңа нык ошаганы – хат алышу системасы. Банк карталары, мөһим документлар, парольләр – барысы хат белән килә. Алар беркайчан да югалмый.

Сине шаккатырган әйберләр тагын бармы?

– Регенсбург шәһәренә иң беренче стажировкамны үтәргә барган идем. Архитектура, бер-ике катлы гына өйләр булуы шаккатырды. Һәрбер кечкенә немец шәһәрчегендә үзәк собор бар, бу – гасырлар буе сакланып килгән истәлек. Фахверк рәвешендәге (Үзәк һәм Төньяк Европадагы архитектура үрнәге. – Ред.) өйләр тарихи атмосфераны әлегәчә  саклап тора. Ә кешеләр белән сөйләшә башлагач, аларның чын-чынлап яшәүдән тәм табуларына сокландым. Монда халык үзе өчен яши, барлык уңайлыклардан иркенләп файдалана. Тыныч тормыш илдәге халыкның гомер озынлыгына нык тәэсир итә дип уйлыйм. Алман халкы бер-берсенә карата бик игътибарлы. Алар кешеның тынычлыгын хөрмәт итә, шуңа үзләрен борчыганны да яратмыйлар.

Германиягә килеп эләгүең ничек булды?

Куныр мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Телләр бүлеген сайладым. Инглиз телен БДИ рәвешендә биреп кердем, институтта алман телен дә өйрәндем. Телгә һәм Германиягә мәхәббәт уку йортында туды. Хәзерге вакытта КФУның дүртенче курсында укыйм. Быел Германиянең Юстус-Либих исемендәге Гиссен университетында белем алуга грант оттым, ягъни Гиссен университеты мине стипендиат итеп сайлады. Монда германистика бүлегендә укыйм. Чит җирдә яшәү, ияләшү, моңа өстәп, башка телдә уку җиңелләрдән түгел. Монда килгәнче, немец халкының нинди икәнлеген күзаллый, яшәү рәвешен, мәдәни үзенчәлекләрен белә идем инде. Укуның, әлбәттә, үз авырлыклары булып тора, быелгы пандемия дә моңа бик нык тәэсир итте. Әмма мин барысыннан да канәгать. Стажировка тәмамлангач, сессияне тапшырганнан соң, мин Казанда институтта калдырган семестрны ябарга тиеш.

Белем бирү системасы күпкә аерыламы?

– Россиядән аермалы буларак, монда һәрбер студент расписаниесен үзе төзи, ягъни дәүләт стандартына туры килгән бердәм программа юк. Һәркем үзенә кирәк тапкан, кызыксынган курсларны сайлый. Бу бик яхшы. Студент үзе укыган институтыннан тыш, башка институт фәннәрен дә өйрәнә ала. Мәсәлән, мин үземнең Германистика бүлеге белән генә чикләнмим, Англистика, Педагогика институтларындагы фәннәрне дә үзләштерәм. Монда профессорлар студентка мөмкин кадәр уңайлы мохит тудырырга тырыша. Студент дәрескә карата үз фикерләрен әйтә, укытучы белән ачыктан-ачык сөйләшә ала. Мөгаллимнәр сине шәхес итеп күрә, хөрмәт итеп эндәшә. Иң мөһиме,  Германия университетларына уку теләге булганнар гына керә. Студентлар семинарларга ныклап әзерләнә. Китапханәләр иртәдән кичкә кадәр һәрвакыт тулы. Анда эләгү өчен алдан махсус теркәлергә кирәк. Уку системасында бернинди начар әйбер дә күрмим. Дөньяның төрле почмагыннан килгән студентлар өчен бик күп тулай тораклар бар. Мин дә шунда яшим. Һәрбер студентның үз бүлмәсе, ашау бүлмәләре бик зур. Ял итү, бүлмәдәшләрең белән бергә аралашу өчен мөмкинлекләр бар.

Кызганыч, пандемия үзен нык сиздерде. Гыйнварга кадәр катгый карантин кертелде. Азык-төлек кибетләреннән кала башка сәүдә, ял итү үзәкләре ябылды. Шуңа карамастан, ял көннәрендә башка шәһәрләргә сәяхәт итәм, яңа җирләр белән танышам, тарихи урыннарда еш булам.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү