Яңа ел табынын ничек дөрес итеп корырга?

Көн буе әзерләнәсең, ач йөрисең, аннан артыгын ашап ташлыйсың. Яңа ел төнендә күпләргә таныш күренештер бу, шулаймы? Тәмле дә, файдалы да булсын өчен, бәйрәм табынын ничек әзерләргә? Нинди ризыклардан баш тартырга? Нутрицолог Алла ЧЕКАНОВА киңәшләрен тупладык.

Һәр ризыкка да бармый. Бәйрәм менюсы тәмле, шул ук вакытта сәламәт туклануга якын булырга да мөмкин. Төп киңәш: майонезны барлык ризыкларга кушып, углевод белән хайван аксымын бутамаска. Итне һәрвакыт яшелчәләр белән генә кушарга кирәк. Ашкайнату системасын яхшырту өчен, ашар алдыннан 20 минут кала имбир, лимон һәм тоз катнашмасын ясагыз. Шуны кабып куегыз. Өстәл артыннан сез авырлык тоймыйча гына китә алачаксыз.

Ит. Кош ите кызыл ит сыман ук майлы түгел. Бәйрәм өстәленә күркә, үрдәк, куян ите әзерләргә киңәш итәр идем. Әгәр сарык ите ашагансыз икән, аннан соң салкын су эчәргә ашыкмагыз. Бу зыянлы. Итне сыр һәм майонез белән әзерләргә киңәш итмим. Алма, сарымсак, төрле хуш исле үләннәр кулланыгыз.

Яшелчәләр. Өстәлдә яшелчәләрнең барлык төре дә булырга тиеш: чие дә, пешкәне дә. Яшелчәләр углевод алмашын нормальләштерә, тиз арада туенырга булыша. Һәм алар түбән калорияле. Алар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) көненә 600 граммга кадәр яшелчә кулланырга киңәш итә. Тозлаган яшелчәләрне күп кулланмавыгыз хәерле. Анда тоз гына түгел, шикәр дә бар.

Тәм-том. Яңа ел табынында тәмлүшкәгә дә урын калырга тиеш. Майсыз сыр яисә эремчектән чизкейк әзерләргә киңәш итәм. Глютенсыз он куллансагыз хәерлерәк булыр.

Ел башында ашыйбыз. Күпләр 31 декабрь кичен җиңелчә кабымлыклар ашап кына үткәрә, ә төп табынны 1 гыйнварга күчерә. Болай эшләү дөрес тә. Эчемлекләргә килгәндә, 1–2 бокал шәраб яисә шампан эчәргә мөмкин. Кызыл шәрабны исә минераль су белән катнаштырсагыз да була.

Өч кагыйдә. Беренчедән, акрын ашарга, ризыкны яхшылап чәйнәргә кирәк. Икенчедән, беренче биш-ун минутта ук өстәлдәге бар нәрсәдән авыз итеп, ашказанын тутырып куярга ашыкмагыз, сабырлык мөһим. Өченчедән, чама хисе. Бар нәрсәдә дә! Чамадан тыш ашап-эчкән булсагыз, гыйнвар иртәсенә даруханәдән гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) һәм сорбент алып, әзерләп куегыз.

АЧ ТОРМАГЫЗ!

31 декабрь кичендә күпләр, төнге уникене көтеп, ач тора. Алай итәргә ярамый. Бәйрәм табынына утырганчы, кичке 8–9ларда яхшы гына итеп кичке аш ашап куярга кирәк. Мәсәлән, парда пешкән балык, яшелчәләр, күркә итен әзерләргә була. Пакеттагы сокларны кулланмавыгыз хәерле. Компот, морс ише эчемлекләр әзерләгез.

ЯҢА ЕЛГА ПП-САЛАТЛАР

ПП-туклану (правильное питание. – Ред.) – тәмсез һәм кыйммәт дигән сүз түгел әле ул. Яңа ел табынына менә дигән пп-тәмлүшкәләр әзерләргә була. Рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Диетик «Мимоза» салатын ясау

Кирәк: консервланган тунец, тавык йомыркасы, кишер, кыяр, яшел суган, эретелгән сыр, лимон согы, ак йогырт, соя соусы.

Кишер, йомырканы суда пешереп алыгыз, чистартыгыз. Кыярны вак итеп турагыз, консервыны чәнечке ярдәмендә изгәләгез. Сырны – вак угычтан, йомырканың сарысын аерым, агын аерым эре угычтан уыгыз. Йогырт, лимон согы, соя соусын бергә кушып болгатыгыз. Суганны вак итеп турагыз. Салатны болайрак җыябыз: йомырка агы, консервланган тунец, сыр, кишер, кыяр, йомырка сарысы. Соңгы катламнан кала барлык катламнарга әзер

соусны сылагыз.

Чөгендер салаты

Бу салат «Тун астындагы сельдь» салатына алмаш була ала. Духовканы 230 градуска кадәр җылытыгыз. Чөгендер һәм кишерне духовкада 30 минут пешереп алыгыз, цукинины – 15 минут. Яшелчәләрне угычтан уыгыз. Салатны болай ясыйбыз: иң төпкә диңгез суүсемнәрен җәябез. Өстенә фенхель яисә укроп, йогырт, кишер җәябез, тагын йогырт сылыйбыз. Соңгы катлам итеп чөгендер җәябез. Аз гына тоз сибәбез. Берничә сәгатькә суыткычка куябыз.

КЫЗЫК-МЫЗЫК

Яңа ел төненнән соң үлчәүгә басмагыз, яме. Юкса, гаҗәпләнүдән кәефегез, икенче иягегез төшәргә мөмкин.


Фикер өстәү