Яңа ел букетын ничек ясарга?

– Яңа ел диюгә ылыс исе, мандарин һәм тәмле конфетлар күз алдына килә. Бәйрәмгә үз кулларыгыз белән ясаган букет бүләк итсәгез, якыннарыгыз бик рәхмәтле булыр, – ди флорист Алия Фәттахова. Газета укучыларыбызга букет ясау серләрен дә чиште.

Букет ясау өчен бик зур булмаган чыршы ботаклары, мандарин, түгәрәк конфетлар, чыршы уенчыклары, озын таякчыклар (шпажка) кирәк була. Башта озын таякчыкларга конфет белән мандариннар һәм уенчыкларны беркетәбез. Аннары чыршының бик зур булмаган ботакларыннан букет җыябыз. Арасына мандарин, конфет һәм уенчыклы таякларны аралаштырып кушып, крафт яки башка бизәү кәгазенә урнаштырып, матур итеп бәйлибез.

Ансат, арзан һәм Яңа ел бәйрәмендә һәркемнең күңеленә хуш килерлек бүләк әзер дигән сүз!


Фикер өстәү