Синоптиклар һава торышы начараюы турында кисәтә

Иртәгә, 1нче гыйнварда, Татарстанда һава торышы начараячак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Төнлә һәм көндез республиканың көнбатышында бозлы кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана.


Фикер өстәү