Бәйрәм шатлык белән килә

Ялык-йолык килеп торучы Яңа ел чыршылары, бәйрәм квестында җиңүчеләргә бүләкләр, «Легкие крылья» премьерасы һәм мавыктыргыч күңел ачу чаралары… Әлмәттә Яңа ел бәйрәмнәренә рәсми төстә старт бирелде. Шимбә көнне «Татнефть» штаб-квартирасы янындагы Каракүз скверында шәһәр чыршысын ачу тантанасы узды. Компания ярдәмендә Әлмәт халкы һәм шәһәр кунаклары Яңа ел каникулын бик тә күңелле уздырырга охшап тора!

Чыршы ачудан башланды

Шәһәр халкы, шимбә кичендә Нефтьчеләр мәйданчыгына җыелып, рәхәтләнеп күңел ачты. Дәррәү килеп, өреп тутырылган гигант кегли-матрешкаларны «аяктан» екты, боҗра ыргытты, аркан тартты. Инде килеп, чыршы тирәли куыш уйнады. Йөгерергә авырсынучылары  автопоездда, паровозда рельс буйлап элдерде, карусельдә әйләнде яки «ватрушка»га утырып тау шуды.

Хоккей һәм тимераякта шуарга яратучылар исә шугалакка җыелды, ә чаңгычылар күпурынлы чаңгыга басты. Озын чаңгыга берьюлы берничә кеше басып шуды, ягъни. Спортка охшашлыгы әллә ни юк үзенең, аның каравы – күңелле!

Зур курчаклар бию марафонында катнашырга чакырып торды. Яшьләр,  чакыруны  шундук кабул итеп, сәхнә тирәсенә җыелышты һәм рәхәтләнеп биеде.

Гомумән, мәйданчык шау-гөр килеп торды. Шәһәрнең төп чыршысы утларын кабызганда, халыкның кәефе чып-чын бәйрәмчә иде.

Кыш бабай янына – бүләкләргә

Кыш бабай резиденциясе янында да халык күп. Бирегә кышның төп тылсымчысы һәм аның гүзәл оныгы белән аралашырга теләүчеләр генә түгел, бәлки «Татнефть» оештырган Яңа ел квестында катнашучылар да килде.

Уен инде 21 декабрьдә үк башланды. Анда катнашу өчен «Новогодний Альметьевск» кушымтасын смартфонга урнаштырып, шәһәрнең төрле урыннарда урнашкан 12 мәйданчыкны узарга, һәркайсында QR-код эзләп табып, шуны билгеләргә кирәк иде. Соңгы, унөченче код – Кыш бабай резиденциясендә. Марафонны уңышлы үткән кеше җиңүчегә әйләнде. Кыскасы, дүшәмбе иртәсенә 1694 кеше  кушымтаны смартфонына урнаштырган иде. 296 кеше квестта катнашып, 210ы чыршы янында бүләк алуга иреште. Биш бүләк арасыннан кайсының җиңүчегә эләгүен лотерея хәл итте. Квест  10 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бүләк отарга вакыт бар әле, димәк.

«Кызым белән барлык чыршыларны әйләнеп чыктык. Хәер, без болай да чыршылар карарга барабыз, ә быел бигрәк тә кызык булды, – ди уенда катнашучы Диана Надыршина. – Бигрәк тә беренче мәйданчыкта кодны табу кыенга туры килде, аннан соң инде җаена төшендек.

«Балаларның шатлыгы эченә сыймый», – ди квестта җиңгән Татьяна Мендель. –  Барлык мәйданчыклар да әкияттәгедәй, бик матур. Яңа ел бүләкләре идеясе дә – супер! Бик зур рәхмәт!»

Җиңүчеләр, бүләкләр алгач, Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төште.

«Яңа ел тизрәк башлансын!»

«Татнефть» штаб-квартирасы янындагы Каракүз скверында таган, карусель таучыклар, фотозона, аттракционнар, уеннар – Яңа ел рухын-кәефен тудыру өчен нәрсә кирәк, шул бар. Биредә дә халык күп, аниматорлар халыкның күңелен ача, балалар белән уйный, фотога төшә, мини-спектакльләр куя. Тирә-юньгә музыка яңгырый. Кыскасы, тамашачыларны театр карарга әзерләү бара. «Легкие крылья» урам театры Әлмәттә яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларына Яңа ел премьерасы әзерләгән икән.

Тантанада «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин компаниянең барлык социаль бурычларын үтәвен билгеләп үтте. Шәһәрнең Яңа елга шулай искиткеч дәрәҗәдә күркәм итеп бизәлүе, балалар һәм зурлар өчен бәйрәм чараларының оештырылуы – моның ачык мисалы, диде ул.

«Яңа ел тизрәк башлансын иде! Анда безне нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, яңа уңышлар көтүгә иманым камил! Барыбызның да, аеруча балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Хәер, яңа елда безнең хыялларның тормышка ашуы да начар булмас иде!» – дигән теләкләрен җиткерде Ренат Рәүф улы.

«Легкие крылья» әкият куйды

Урам театры артистларының «Странствующие куклы гасподина Пэжо» театры белән берлектә куйган «Поляр әкият» спектакле чыршы ачу тантанасының иң югары ноктасына әйләнде. Бик тә матур декорацияле, күләгә театры һәм пантомима элементлары кертелгән чын мәгънәсендә драма театры иде бу. Артистларның киемнәренә хәтле гадәти түгел – электроникалы, ялык-йолык килеп тора. Кыскасы, яхшылык белән явызлык арасындагы көрәшкә нигезләнгән гаҗәеп матур сюжетлы спектакль балаларны гына түгел, зурларны да битараф калдырмады.

Ә инде премьераны карарга өлгермәүчеләр әкиятне каникул көннәрендә,  шул ук Каракүз скверында карый алачак. Әйтик, спектакльне 30 декабрь һәм 1 гыйнварда карап булачак (18.00 сәгатьтә башлана).

Каракүз скверы – Яңа ел каникулы чорында эшләп торачак дүрт мәйданчыкның берсе. Бәйрәм көннәрендә Яшьлек скверында, Тельман урамындагы Компетенцияләр үзәге мәйданчыгында һәм Түбән Мактамада бик күп интерактив аттракционнар, әкияти тамашалар, шулай ук «Легкие крылья» театры тамашалары белән хозурланып булачак.

Елена Федорова

Иван Ткаченко фотосы


Фикер өстәү