Табиб ковидка каршы вакцина ясатыр алдыннан яшерен авыруларга тикшеренергә киңәш итте

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатыр алдыннан вакцинациянең кирәклегенә инанырга кирәк. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчуговка сылтама белән РИА Новости яза.

Белгеч аңлатканча, әгәр кеше коронавирус белән авырган һәм аның җитәрлек күләмдә антитәнчекләре булса, аңа прививка кирәкми.

«Әгәр сездә антитәнчекләр бар икән, бер елдан соң гына да вакцина ясатырга була», — диде ул.

Моннан тыш, вакцинация алдыннан яшерен авыруларга тикшеренергә кирәк.

Жемчугов вируска каршы Россиядә җитештерелгән препаратларны чагыштырды һәм аларның өстенлекләрен атады. «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәсе озаккарак җитә. Ә «ЭпиВакКорона» препараты хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә күбрәк туры килә.

«Доктор киңәш иткән вакцинаны сайларга кирәк», — диде ул.


Фикер өстәү