Актанышта «Кышкы сабантуй» булды

30 декабрь көнне Актанышта кышкы сабантуй узды. Авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләренең Кар бабайлары, кызыклы образда киенгән әкият геройлары төрле ярышларда көч сынаштылар. Бу хакта район газетасы яза.

Бу көнне Актанышта зур гына ярминкә дә оештырылды. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе, кием-салым бай ассортиментта халыкка тәкъдим ителде. Шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән товарлар белән актив сату иттеләр. Сатып алучылар да канәгать калды.

Парк эчендә тезелешеп киткән палаткаларда кунакларны кайнар коймаклар, чәй белән сыйладылар.

Кар бабайлар парады технология техникумы бинасы яныннан район хакимияте бинасы каршына кадәр атлады. Гадәттәгечә, тройкалар бәйгесе дә үткәрелде. Бизәлгән, җигүле атлар йөрешен карарга яратучы актанышлылар әлеге мизгелләрне түземсезлек белән көтеп алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләккә ия булды, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү