Илүсә Фәләхова: «Кияү белән уртак тел тапмадык»

Мамадыш районының Олыяз авылы кызы Илүсә «Беренче канал»дагы «Давай поженимся» тапшыруында катнашкан.Глеб исемле кияү егет өч кызның берсен сайларга тиеш була.
-Ярый әле мине сайламады. Миңа авылда яшәрлек,эштән курыкмаган ир-ат кирәк.Тапшыру ошады. Биредә танышу мөмкинлеге бирелә, кавышып китәргә дә була,- ди Илүсә.
Блогер кыз бөтен нечкәлекләрен әйтеп бетерми. Әмма тапшыруга барып кайтуына бик шат икәнен яшерми.


Фикер өстәү