Беренче һәм икенче балага ана капиталы күләме арттырылды

2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә ана капиталы күләме 3,7 процентка индексацияләнә. Быел ул беренче балага — 483,8 мең һәм икенче балага 639,4 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр моңа кадәр гаилә беренче бала туганда ана капиталын алган булса, икенчесенә өстәмә 155,6 мең сум түләнәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Моннан тыш, сертификат буенча акча белән эш итү җиңелрәк һәм тизрәк булачак. Документ үзе 5 көн эчендә биреләчәк, ә Пенсия фонды акчалар белән эш итү буенча гаризаларны бер ай урынына 10 көн эчендә караячак (аерым очракларда срок 15 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин). Уңай хәл ителгәндә, акча өч эш көнендә күчереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы гаризасыз, ә ЗАГС органнары тарафыннан бирелгән баланың туу турындагы мәгълүматлары нигезендә рәсмиләштерелә башлады. Ата-аналар ЗАГС бүлегендә туу турындагы таныклыкны рәсмиләштергәч, аннан мәгълүматлар Россия Пенсия фондына тапшырыла. Әзер сертификат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка килә.

Әгәр кеше дәүләт порталында теркәлмәгән икән, ул элеккеге кебек үк гариза яза ала.

Декабрь азагында РФ Дәүләт Советы утырышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2021 елда 1 миллионнан артык гаилә ана капиталы алачагын белдергән иде.


Фикер өстәү