Яңа туристик маршрутлар ачыла

2021 елда Казаннан “электричкалар” өчен 4 яңа маршрут ачыла. Бу хакта “Содружество” шәһәрара пассажир йөртү компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшин хәбәр итә. Аның әйтүенчә, тимер юл туризмын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Әлеге маршрутларның берсе — Казан-Арча. Тур “Урман әкиятенә сәяхәт” дип атала һәм үз эченә Кыш бабай белән Кар кызы резеденциясенә баруны да ала. Яңа маршрутлар арасында “Чекерил” дигәне дә бар. Анысы таудан чаңгы шуарга яратучылар өчен. Әлеге тур Казан-Кукмара маршруты буенча уза, шулай ук Саба, Нократ Аланы районнарына баруны да күздә тота.


Фикер өстәү