Саратовта җомга намазын укыганда килеп чыккан аңлашылмаучанлык өчен кешеләрдән гафу үтенделәр

8 гыйнварда Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов Саратов ислам үзәгенең гыйбадәт залларына сыймаган һәм шуның аркасында җомга намазын урамда укырга мәҗбүр булган дин тотучыларның видеосын инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

«Сүзсез. Саратов җәмигъ мәчете. 2021 елның 8 гыйнвары. Мин атна саен җомга намазын шул рәвешле укырга мәҗбүр булган дин кардәшләрем алдында гафу үтенәм. Без дин тотучылар үзләренең РФ Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән дини ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлибез», — дип шәрехләгән ул әлеге видеоны.

Видеода буранлы көнне кар өстенә намазлык җәеп, ишегалдында дога кылучы кешеләр сурәтләнгән.

«2020 елның сентябрендә Саратов шәһәр Думасы мөселман җәмгыятеннән Серов урамындагы җир кишәрлеген кире алу турында карар кабул итте. Биредә 1895 елда төзелгән тарихи мәчет урнашкан һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәте аны төзекләндерергә ниятләгән булган», диелә бу хәбәрдә.


Фикер өстәү