Резеда Шәрәфиева: «Мин үземне шушы килеш яратам»

Бүген Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиевага 55 яшь тулды. Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗат уңышлары, гаилә бәхете телибез. Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туып-үскән кызның бернинди музыкаль белемсез эстрада йолдызына әверелүе үзе бер могҗиза! Тик бу, һичшиксез, тырышлык, тәвәкәллек һәм талант нәтиҗәсендә ирешелгән уңыш.

Затлы, чибәр, нәзәкатьле, җырчы белән төрле матбугат чараларында чыккан әңгәмәләрдән өзекләр тәкъдим итәбез.

– Аллага шөкер, эстрадада да дусларым күп, гадәти тормышта да җитәрлек. Рөстәм Закиров, Алсу Әбелханова белән бик дус без, гомумән, татар эстрадасындагы барлык артистны да үземнең дустым итеп хис итәм, яшен дә, картын да дигәндәй. Бер-береңә булышсаң, хөрмәтле мөгамәләдә булсаң, әйбәт бит инде ул. Көнләшү, үчләшү дигән нәрсә юк миндә. Кемдер сиңа караганда уңышлырак икән, нигә аннан көнләшергә, бары үзеңә дә ныграк тырышырга гына кирәк.

*

— Беренче бала ныграк яратыладыр инде ул. Мине бабам бик яраткан. Әни әйтә, бабаң сине «алтын төслем» дип кенә йөртә иде, ди. Әтинең әтисе булган инде ул. Мине кулына алган саен: «Күрерсез, минем кызым бер гөрләтер әле», — дия торган булган. Әни: «Әбиең: «Нәрсә сөйлисең соң син, нәрсәне гөрләтер?» — дип ачуланып та куя иде үзен», — ди. Кем уйлаган, бабамның сүзе рас килеп, сәхнәгә менәрмен, мине меңләгән тамашачылар тыңлар дип. Әле мин үзем дә һаман да ышанып бетмим, сәхнәдәге Резеда ул мин түгелдер сыман.

*

– Яратусыз яшәп булмый. Минем тормышымда мәхәббәт бар. Шул мине бәхетле итә. Әниемне, туганнарымны, кызымны бик яратам. Әнием кыш минем янда тора. Җәйгә Наратлы Кичүгә кайта. Ул анда йөзләп каз асрый, бәрәңге утырта, җиләк-җимеш үстерә. Без – дүрт баласы җәйгә аңа иярәбез. Мәхәббәт дөньямның уртасында – кызым Зөләйха! Без аның белән йоклаганда да җитәкләшеп йоклыйбыз.

*

— Рәссамлыктан җырчылыкка кереп китүемә мин бик шатмын. Үземнең тамашачым бар, рәхәтләнеп, кирәклегемне, тыңлаучыларымның үземне яратуларын тоеп яшим, эшлим. Шулай булмаса, җырлап торуның кирәге дә булмас иде.

*

– Мин шушы яшемдә, шушы халәтедә үземне шулхәтле яратам, бер генә елга да кире якка кайтмас идем. Менә шушында мин яшим, менә шулай миңа рәхәт. Мин үземне шушы килеш яратам. Сәхнәләргә чыгып, тамашачы белән күзгә-күз карашып, җырларга язсын!

Резедә Шәрәфиеваның гаиләсендә быел юбилейлар елы: әнисенә — 75, кызына — 15 яшь тула.


Фикер өстәү