Римма Ибраһимова: «Җыр бер-ике көнлек түгел, гомерлек булырга тиеш»

Бишек җырлары, «Кәккүк», «Әгәр белгән булсам», «Сибелә чәчәк» кебек җырлары, кабатланмас тавышы белән халык күңелен яулаган   Римма ИБРАҺИМОВАга 70 яшь тулды. Сәхнәгә 50 ел хезмәт иткән шәхеснең әйтер сүзләре шактый. Без аның белән татар эстрадасы хәлләре, сәхнәнең шәхси тормышка, балаларны тәрбияләүгә йогынтысы турында сөйләштек, эстрада проблемаларын хәл итү юлларын эзләдек.

– Римма апа, сәхнәгә ничә яшьтә аяк бастыгыз?

– Сәхнәдә эшли башлаганда миңа 19 яшь иде. Шул елны Мәскәүдән килгән комиссия безне сайлап алып, ВМЭИга (Эстрада сәнгатенең Бөтенроссия остаханәсе) укырга җибәрделәр. Бик күп кеше арасыннан 14 кешегә насыйп булды бу бәхет. Уку дәверендә берничәсе төшеп калды, калганнарыбыз укып бетерде һәм, кайтып, үз бригадалары белән эшли башлады. Безнең төркемдә эстрадада мөмкин булган бөтен жанр осталары бар иде. Биючеләр, нәфис сүз осталары, акробатлар, пантомимочылар… Барыбыз да ахыргача сәнгатькә хезмәт иттек.

– Сезнең төркем Мәскәүдән образлары булдырылган, репертуары тупланган әзер артистлар булып кайткан, эстраданы җанландырып җибәргән, яңалык алып килгән. Хәзер андый тәҗрибәләр кирәкме?    

– Хәзер безнең үзебездә дә музыкаль белем алу мөмкинлеге бар. Консерваториябез, мәдәният институты, музыка училищесы эшли… Укыту эше әйбәт оештырылган  дип саныйм. Ләкин яшьләрдән төркемнәр оештырып, Мәскәүгә җибәрелсә, аларга зур белгечләр программа әзерләсә, ул бик әйбәт булыр иде. Профессиональ эстрада режиссерлары белән эшләү, композиторларның нәкъ менә синең тавышыңа туры килгән әсәр иҗат итүе – ул бик зур нәрсә. Икенче яктан, хәзерге заманда кирәкме икән бу – өздереп кирәк дип тә әйтә алмыйм. Ләкин татар сәнгатен иң югары кимәлдә күрсәтү юлларын эзләргә, эзләнергә, үсеш юлларын барларга кирәк. Яңадан үзебезнең укып кайткан көннәргә кайтсак, безне арабызда иң өлкәне Зиннур Нурмөхәммәтов булганга, аның бригадасына билгеләделәр. Анда Клара Хәйретдинова, мин,  Эльба – Виктор Шәрәфетдиновлар, Татьяна Романова керде. Ул вакытта эстрада төркемнәре юк, халык безне шаккатып, ачыш итеп кабул итте. Аннары аерым-аерым эшли башладык. Вакыты-вакыты белән андый ачышлар кирәк.

– Остаз буларак, эстраданы күзәтеп барасыздыр. Анда иң ошамаганы нәрсә?

– Сәхнәгә менгән һәрбер артист бик тырышып эшли. Аларның  үз урыннарын табасы, популяр буласы, аннары да шул популярлыкны саклыйсы килә. Моның өчен алар үзләре шигырь, музыка яза, үзенә үзе программа төзи, кыскасы, бөтен эшне үзләре башкарып чыгарга тырыша. Ләкин бит бөтен кешегә дә шигырь язу, музыка иҗат итү, режиссерлык таланты бирелмәгән. Шуңа күрә барлык чыгышлар да татар сәнгатен бизәрлек, аны үстерерлек килеп чыкмый. Композитор – үз урынында, шагыйрь үз урынында булырга тиеш дип саныйм. Билгеле, талантлы яшьләр бар. Аларның кайберләренең үзләре иҗат иткән җырлары да ошый. Әмма фәнни яктан караганда да югарылык булырга тиеш. Җыр бер-ике көнлек кенә түгел, халык күңелен яулап алырлык, гомерлек булырга тиеш. Дөрес, бөтен кешенең дә күңеленә ярап булмый, аңа омтылырга да кирәкми. Әмма җырда милли асыл сизелеп торырга тиеш. Шунсыз ярамый. Татар җырына хезмәт итәсең икән инде, җырың да татарча булсын, үзеңнең дә татар артисты икәнлегеңне онытма.

– Бәлкем, эстрададагы иркенлек, нәрсә телим – шуны эшлим кебек гамәлләр,аңа бизнес килеп кергәч башлангандыр? Сәнгатьне акча белән бәяләп буламы?

–  Мәсьәләнең икенче ягы да бар: сәнгатьне акчасыз үстереп булмый. Сәхнәдәге һәр чыгышның үз чыгымнары бар. Элек безне Композиторлар берлегенә чакырып, җырларны тәкъдим итәләр, без сайлап ала һәм авторларга акча түләми идек. Аннан ул җырларны радиога яздырабыз да, шуның өчен безгә хәтта гонорар түлиләр иде. Ул вакытта артистка игътибар бар иде. Хәзер бар да киресенчә. Җырны сатып алудан башлап, радиога биргән өчен дә акча түлисе. Аннан соң элек һәрбер җырны худсовет кабул итте. Билгеле, аларның да чамадан чыккан мизгелләре булды. Әйтик, Сара апа Садыйкованы Композиторлар берлегенә кабул итмичә интектерделәр. Гәрчә шулкадәр халыкчан, эчтәлекле җырлар иҗат итсә дә. Аларны җырламыйча мөмкин түгел иде. Шуңа күрә без Сара апа җырларын программабызга гел кертә, худсовет исә төшереп калдыра иде. Алай булса да, без ул җырларны концертларда башкардык. Килеп тикшереп, эләккән чаклар да булды. Тикшерү кирәк, мавыгу кирәкми, дип әйтәсем килә. Хәзер исә дилбегә бөтенләй кулдан ычкынды. Кеше, җырлый аламы, юкмы,  сәхнәгә менә, каядыр барып җырлый, күпмедер халык кул чаба, ул тагын үсенә. Бөтенләй контрольсез дә булмый торгандыр. Тик контрольдә тотучылар иң беренче чиратта татар сәнгатен аңлый торган кешеләр булырга тиеш.

– Сәхнә шәхси тормышны урлый, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Сез аның белән килешәсезме?

– Урлый дип әйтмәсәк тә, аның үзенең проблемалары бар. Мәсәлән, Фәритне әниләр карап үстерде. Балага  укырга керергә вакыт җитте – без тагын юлда. Күрше әби белән сөйләшергә туры килде. Алар хәлебезне аңладылар, Фәритне бик яратып карадылар. Тора-бара җәй көннәрендә аны үзебез белән ала башладык. Май ахырында чыгып китә, август ахырларында кайтып керә идек.

– Баланы тәрбияләгәндә иң беренче нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Безнең махсус тәрбиялим дип утырырга вакыт булмады. Татар телле даирәдә үстерергә, шундый мохит тудырырга тырыштык. Ләйсән белән ул яктан уңдык. Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән кызлар гимназиясе ачылды, Ләйсән шунда укыды. Балалар татар теленнән бизмәде. Оныклар да шулай. Ландыш, ялгыш урысча сүз кыстырып җибәрсәң дә, кисәтү ясый. Ул яктан Аллага шөкер.

– Улыгыз Фәрит тә, кызыгыз Ләйсән дә башта эстрадада үзләрен сынап карадылар, аннан соң икесе дә бу өлкәдән китәргә булды. Сез аларның бу карарларын ничек кабул иттегез?

– Ләйсән баштан ук, бөтен кеше җырчы була алмый, диде. Аннары Фәрит тә, җитте, әни, продюсер булып эшлисем дә, җырлыйсым да килми, диде. Мин аларның бу ниятләренә каршы төшмәдем. Икесе дә – буй җиткән кешеләр, тормышка үз карашлары, үз фикерләре. Ләкин Ләйсәннең әле дә җырлыйсы килә. Яңадан башларга кыюлыгы гына җитми кебек. Мин аңа, кызым, мөмкинлегең бар, җырлый аласың, дип әйтәм. Фәрит исә җырлар яза башлады. Китәм дисә дә, ул да эстрададан китеп бетмәде. Әле менә гаилә концертын оештырдылар. Ул эчкерсез, ихлас программа булып чыкты. Һәрхәлдә, халык җылы кабул итте.

– Оныкларыгыз Ләйлә, Әнвәр, Гомәр – Инстаграм йолдызлары. Аларны махсус әзерлисезме?

– Шәхсән үзем балаларны гел Инстаграмда күрсәтүне бик үк әйбәт тә түгел дип саныйм. Ләкин Ләйләне хәзер туктатып булмый инде. Артист булыр дип әйтә алмыйм, бала үсеп җиткәнче меңгә төрләнә әле ул. Мин аларга бәхетле, таза-сау булсыннар дип телим. Ләйлә сүзсез кала торган кыз түгел, мин дә нәкъ сезнең кебек, әнисеннән, Ландыш, башта син өйрәтәсеңме соң, дип сораган идем. Кая инде өйрәтү, диде. Бик тере, чая кыз. Әнвәр бик матур җырлый. Майкл Джексонны яратам, ди, биюләрен өйрәнә. Гомәр дә апасы белән абыйсыннан калышмый.

Ландыш Нигъмәтҗанованың «Барс-медиа» ширкәтеннән җәнҗал белән китүе турында сез нинди фикердә?

–  Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга анык кына берни дә әйтә алмыйм. Бер караганда, ул мәсьәләне күтәрергә кирәкми дә кебек иде. Ул инде чыдый алмады. Анда эшләргә бернинди мөмкинлек калмады. Бер Ландышка гына бәйле хәл түгел ул. Мин аны аңлыйм. Ләкин шул хәлдә үзем калсам, шыпырт кына китеп барган булыр идем. Чөнки холкым шундый. Икенче яктан, ә нишләп шыпырт кына китәргә, дип тә уйлап куям. Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Безнең заманда да, артистлар бер-берсен яратмый, дигән сүзләр бар иде. Ләкин хәзерге кебек хәлләрне ул вакытта мин күз алдына да китерә алмыйм.

– Сезнең заманда сәхнәдә үз урының өчен көрәш бар идеме?

– Андый көрәш юк иде. Дәүләт филармониясе кемнең кайда ничек эшләвен үзе хәл итә иде. Анда бер урнаштың да, шуның белән эш бетте түгел, синең мөмкинлекләреңне ел саен Мәскәүдән килгән комиссия тикшерә, аттестация үткәндә бәһаң билгеләнә. Әлеге комиссия лаеклы җырчыларга да бәйләнә иде. Флера апа Сөләйманова, Габдулла абый Рәхимкуловларга да бәйләнгән вакытлар булды. Гәрчә икесе дә халык яраткан җырчылар булса да. Бөтен кеше дә академик башкаруны кабул итеп бетерми, шуңа күрә талантлы кешегә мөмкинлек бирергә кирәк тә бит. Комиссия исә үзен артистны югары дәрәҗәгә күтәрә дип уйлый… Шуңа күрә без үзебезне гел формада тотарга тырыштык. Мин Мәскәүдә укып кайткач та, музыка училищесына кереп, музыка нигезләрен үзләштердем.

– Форма дигәннән. Ничә буын сезнең моңыгызга да, төс-кыяфәтегез, чәчләрегезгә дә сокланып үсте. Тавышны саклау, чәчне карау серләре белән дә бүлешсәгез иде.

– Берзаман модасына күрә чәчләремне кистергән идем, халык кабул итмәде. Озын чәч үземә дә ошый, җайлы да иде. Аны әллә ни тәрбияләдем дип тә әйтә алмыйм. Күрәсең, Ходайның бүләгедер ул. Элек әче су белән юдык, аннары шампунь күренә башлады. Аның белән кызык хәл дә булды. Апа шампунь алып кайтты. Күргән нәрсә түгел, алай да юып карарга булдык. Булуын булдык та, күпме салырга икәнлеген белмибез. Апаның башыннан шампуньне юып бетерә алмыйча шактый азапланганыбыз истә. Тавышны исә җырлап кына саклап була. Институтта балаларны җырлатам, үзем дә җырлыйм. Концертларда катнашу да тавышка файдага. Элек авырсак та, тамак кыра-кыра тавышны чыгара, барыбер җырлый идек. Хәзер инде алай түгел.

– Сәхнәдән китү авырмы?

– Ничек кенә алсак та, сәхнә яшьлекне ярата. Шуңа күрә мин олыгайгач концертлар белән йөрү ягында түгел. Әллә нигә бер чыксаң, шул җитә. Юбилей концертын үткәрергә микән, юкмы икән, дип тә уйлап йөрим әле. Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин  үткәрәбез дип кистереп әйтте. Шулай да, дөньяның кай якка үзгәрәсен дә белеп булмый бит әле. Иң мөһиме, исән-сау булыйк. Калганы җайланыр.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү