Бер тәүлектә – бер айлык: кар яуганга сөенергәме, әллә көенергәме?

Белеп явамы ул, юкмы? Моңа кадәр тансык булып тоелган карның күплеге  халыкны  туйдыра да башлады кебек. Көртләргә күмелеп, сукмак таба алмыйча йөргән кешеләрнең үз эченнән мыгырданып куюын ишетәсең. Машина хуҗаларына да иртүк торуга кулларына көрәк алырга туры килә.  Кар яуганга сөенергәме, әллә көенергәме?   

Казанда  бер тәүлектә генә  бер  ай ява торган карның яртысы яуган. Республиканың көнбатыш районнарында исә бу  айлык норманың  35–85 процентын тәшкил итә. Шулай итеп, 15 гыйнвар иртәсенә кар калынлыгы 34–59 сантиметрга җиткән.  Мондый вазгыять  кар чистарту мәшәкатьләре генә тудырып калмыйча, сабырлыкны да, кесә ягын да шактый какшатты.  Шәһәрдә 10 баллы бөкеләр барлыкка килде, таксига бәяләр артты.

– Республикада күпме тонна чыгарылганын исәпләмибез. Районнарда юллар чистартыла. Барлыгы 1118 техника эшли,  бозлавыкка каршы 325 мең тонна катнашма сибелгән, – диде Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Наилә Клевлеева. – Узган төндә республика юлларында 634 кар чистарту техникасы хезмәт күрсәткән, шул исәптән төбәк юлларында – 433.  Кар чистарту эшләре дәвам итә. Су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләрдә хәлләр яхшы. Татарстан аэропортлары хәзерге вакытта штат режимында эшли.

Кар көртләре арасында…

Кар яуган көннәрдә  без  беренче чиратта Мамадыш районының бер хуҗалыклы  Тәкәрлек авылында яшәүче Юрий Степанов хәлен белешеп алабыз. Өеннән чыгарга тилмереп ятмыймы икән, дибез. Шәһәрдә  халык – ишегалларын кар каплады, авылда  исә, урамны трактор чистартмый, дип зарланганда ул бер дә аптырамый.

– Миңа юллар кирәкми. Аны чистартыгыз дип, авыл җирлегенә дә  хәбәр иткәнем юк. Каядыр барасы булса, карчанага утырам да, кирәк-ярагыма китәм. Ә болай авылдан чыгып йөрмим. Кунакка килүчеләр дә юк. Кайбер көнне иртәдән кичкә кадәр көрим. Ул бит гел явып тора. Эш  ул – үзе бер ял,  – ди ялгызы гына гомер итүче Юрий Степанов.

Апас районының Чирү авылы сигез йортлы гына булса да, анда 12 кеше яшәгәнен онытмыйлар. Ике ел элек авылга юл кергәч, гомерлек  юл газапларыннан котылганнар.

– Кар яуган вакытта өйдән чыга алмыйча интеккән чаклар күп булды. Тизрәк авыл советына шалтырата идек. Балалар ялга дип кайтканда да тизрәк шәһәргә китү ягын карыйлар иде. Башкача, көрткә күмелеп калачаклар. Хәзер юлларны ачып торалар, бу яктан проблема юк,  – диде Розалия апа Гыйззатуллина.

Буран Апас районында да шактый котырган булып чыкты. Багыш, Аю Көйдергән авыллары укучылары  хәтта мәктәпкә дә бармаган.

– Төштән соң күз ачкысыз буран чыкты, ул вакытта авылдагы икмәкханә  бөтенләй  күренми иде. Кар бик күп яуды. Мәктәп хезмәткәрләре өйгә  билдән кар ерып кайттык.  Икенче көнне күрше авыллардан 25 бала укырга килмәде. Без аларны  онлайн укыттык. Бер генә трактор булгач, авыллардагы юлларны  чистартып бетерә алмаган, – диде Чирмешән мәктәбе директоры урынбасары   Зөлфия Вәлиева.

Зәй районының Түбән Биш авылында бар да тәртиптә. Авыл җирлеге башкарма комитеты урынбасары Алия  Гильфанова белдергәнчә, кар артык күп яумаган.

– Авыл советының техникасы юк. Шәхси тракторы булган  Роберт Сибгатуллин белән килешү төзедек. Ул дүрт авылга хезмәт күрсәтә. Иртәнге сәгать 5тә үк  юлларны ялт итеп  чистартып куйган була, – ди Алия ханым.

Кар «чүплеге» буламы?

Узган атнада башкалада кар чистарту буенча «Халык контроле»нә   177 кеше мөрәҗәгать  иткән. Ике тәүлектә генә  41 кеше шалтыраткан. Шәһәр яны бистәләреннән биш шалтырату кабул иткәннәр. Салмачыдагы Яшьләр урамында яшәүчеләр юллар капланган булудан зарланган. Зарлар сукмаклар чистартылмауга, балаларга мәктәпкә барырга юл булмауга, карны зур көрткә өюгә, балалар мәйданчыкларында  таучыклар хасил булуга бәйле. Гомумән, узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 10150 тонна кар чыгарылган. Кыш башланганнан бирле бу сан 218 мең тоннаны тәшкил итә.

– Шәһәр җитәкчелеге  кар явуга әзер булып, фаразларны алдан өйрәнсә дә, явым-төшем көтелмәгәнчә булды, – ди башкаладагы «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятие җитәкчесе Камил Зарипов.

Ел башыннан Казан экологлары республикада 4 урында рөхсәт ителмәгән кар өемнәре тапкан. Казанда – өчәү, Азнакайда – берәү. Ике көн буе яуган кардан соң бу урыннарны табу кыен булмаган. Урамнардан җыелган карны полигонга илтмичә,  шунда гына илтеп аударганнар. Рейдка чыккан экологлар башкаладагы Подлужная урамына бушатылган карны гына 50 «КамАЗ» дип санаган. Константиновка бистәсендә дә тонналап пычрак кар  ташлаганнар.

– Өч көн элек Камазлар кар китерде, – ди әлеге бистәдә яшәүче Рамил Рәхимов.

Кар «чүплекләре» зыянын яз көне күрсәтәчәк. Эрегән пычрак су Казансу елгасына агачак. Экологлар гаепле кешеләрне эзли. Рөхсәт ителмәгән урынга  кар ташланган өчен 250 мең сумга кадәр штраф каралган.

Сүз уңаеннан, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда 8 (843) 291–91–91 телефоны буенча тәүлек буе Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү