Татар җәмәгатьчелеге Рәфикъ Юнысны соңгы юлга озатты

Бүген «Татмедиа» бинасыннан язучы, шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озаттылар. 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков барлык журналистлар һәм баш мөхәррирләр исеменнән Рәфикъ Юнысның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Мәрхүм белән хушлашу мәрәсимен Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды. Хушлашырга «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, мәрхүмнең дуслары, хезмәттәшләре килгән иде.

Рәфикъ Юнысовны туган авылы Арча районынның Кәче авылына җирлиләр. Аңа 1 мартта 78 яшь туласы иде.


Фикер өстәү