Татарстанда бер көндә 1000 кеше коронавирустан прививка кадаткан

Татарстан медиклары бер көн эчендә барлыгы 995 кешегә Covid-19 инфекциясеннән прививка ясаган. «728 кешегә – беренче, 267сенә – икенче этапта вакцинация үткәрелде, – дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Гомумән алганда, Татарстанда 5906 кешегә «Спутник V» прививкасы ясалган. Шул ук вакытта 1289ы препаратның икенче дозасын да алырга өлгергән инде. Бүгенгә Татарстанга 13,4 мең доза вакцина кайтарылган. Шуның 49,9 проценты файдаланылган.
Республикада барлыгы 68 медицина учреждениесендә коронавируска каршы прививка ясыйлар.


Фикер өстәү