Урамда йөргән озын күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

Мөселман хатын-кызлары, аеруча яшьрәкләре, җирдән сөйрәлеп йөргән озын күлмәк кия. Күпләргә бу ошамый, хәтта йөзләренә бәреп: “Урам пычрагын җыйган шул күлмәгегез белән намаз укыйсыз. Үзегез мөселманнар чисталык ярата дисез”, — дип шелтәләүчеләр дә бар. Чыннан да, урамда йөреп, тузанланган, яңгырлы көнне юешләнгән, пычрак итәкле күлмәк белән намаз укырга ярыймы?

Әлеге сорауга җавапны Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете имамы Раил хәзрәт Фәйзрахманов җавап бирә.

— Әйе, киемнең чиста булуы – намазның бер шарты. Коръәндә Аллаһ әйтә: “Вә киемеңне нәҗестән пакъ кыл”. (“Мүдәссир”, 4). Ягъни, кием нәҗестән чиста булырга тиеш. Бу нәрсә дигән сүз? Авыр нәҗесне беткәнче су белән юарга кирәк. Киемгә, безнең очракта хатын-кызның күлмәк итәгенә, мәни эләгеп, ул кипкән булса, аны кырып кагып төшерү киемне чиста итә. Әгәр авыр нәҗеснең зурлыгы биш сумлык акча зурлыгыннан ким булса, кием чиста санала. Бер уңайдан шуны да әйтеп китим: әгәр күн аяк киеменә нәҗес ябышкан икән, аны җиргә ышку да җитә. Әбу Давыдтан шундый хәдис килә. Ибраһим ибн Габдур-Рахмән ибн Гауфнең кәнизәге беркөнне пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе һәм мактаулары булсын) хатыны Өмме Салямадән сораган: “Минем күлмәгем озын, ә миңа пычрак юлдан йөрергә туры килә”. Өмме Саляма (радыйаллаһу ганһә) болай дип җавап биргән: “Аллаһ илчесе (аңа Аллаһның сәламе һә мактаулары булсын) әйтте: “Аны үзеннән соңгы әйбер чистарта”. Ягъни, җир.


Фикер өстәү