Татарстанда һава торышы: томан булуы ихтимал

Бүген, 25 гыйнварьда, Татарстанда җепшек кар явачак. Синоптиклар юлларда бозлавык барлыкка килү турында да кисәтә.

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада болытлы һава көтелә, кайбер районнарда томан булачак. Көндез максималь һәм минималь температура -3 тән +2 градуска кадәр.


Фикер өстәү