25 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Россия студентлары көне (Татьяна көне)

Бу бәйрәм Россия Президенты 2005 елның 25 гыйнварында кул куйган указ нигезендә рәсми төстә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы ике гасырга сузыла һәм ул Мәскәү университеты ачылуга бәйле. 1755 елның 25 гыйнварында, Татьяна көнендә, императрица Елизавета Петровна Мәскәүдә беренче Россия университетын гамәлгә кую турындагы указга кул куя. Башта Татьяна көне университетның туган көне буларак бәйрәм ителә, соңрак бу традиция югары уку йортлары булган башка шәһәрләргә дә күчә.

Беренче премия

15 ел элек (2003) кинематография өлкәсендә “Золотой Орел” премиясен тапшыру буенча беренче тантана була. Россиядә иң яхшы фильм булып Александр Рогожкинның «Кукушка»сы таныла.

Беренче Олимпия уеннары

94 ел элек (1924) Франциянең Шамони шәһәрендә Беренче Кышкы Олимпия уеннары ачыла. Ярышларда катнашу өчен 16 илдән 258 спортчы килә. Уеннаы 5 февральдә тәмамлана.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү